Казанда Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре узачак
14-19 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының гастрольләре узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Нур» театры Казанга үзенең тамашачы мәхәббәтен яулаган көчле спектакльләрен алып килә. Болар – Нурания Җамали «Яшьлегең ишек шакыса», Илгиз Зәйниев «Мәхәббәт элмәге», Айгөл Әхмәтгалиева «Туташ», Илдар Юзеев «Тау», Нәҗиб Асанбаев «Киң урамнар тар иде», Мостай Кәрим «Җәяүле Мәхмүт», Рим Хәсәнов «41нең көзендә».