Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тукай мирасы - постаментта гына түгел: шагыйрьнең 140 еллыгына фәнни җыен ачылды

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Фәнни җәмәгатьчелек, дәүләт эшлеклеләре һәм чит ил кунаклары катнашында үтүче әлеге чара шагыйрьнең мирасын заманча фәнни һәм социаль контекстта яңача бәяләү максатын куя. Конференциядә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият, музей, сәнгать белеме өлкәсендә йөздән артык галим һәм белгеч катнаша.

Конференция кысаларында биш тематик секция («Идеология һәм хакимият аспектында дәүләт коммеморация стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX-XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны») үз эшен алып барды.

Шул ук вакытта академиядә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә Тукайның Клячкин хастаханәсендәге, татар драма түгәрәге әгъзалары арасындагы һәм Җаектагы басмаханәдә эш вакытында төшерелгән фотосурәтләре урын алган. Күргәзмәдә шулай ук Казан, Яр Чаллы, Мәскәү, Әнкара һәм башка шәһәрләрдәге музей-мемориаль комплексларның, шагыйрь һәйкәлләренең фоторәсемнәре тәкъдим ителә. Экспозицияне Тукай тормышыннан алынган сюжетларга язылган картиналар һәм әдипнең үз китаплары, шулай ук аның турындагы басмалар тулыландыра.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шагыйрьнең мирасы Татарстанның мәдәниятен һәм имиджын ныгыта»

Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Тукай шәхесенең халыкара имиджын ныгытуда Фәннәр академиясенең ролен югары бәяләде.

«Фәннәр академиясе җитәкчелегенә, шундый аудиторияне җыеп, безнең бөек татарыбызны тагын бер кат искә алулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Аның татар теленнән дөнья халыкларының башка телләренә тәрҗемә ителгән хезмәтләрен бөтен дөнья таный һәм аларга ихтирам белән карый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ТР Фәннәр академиясе һәм гомумән Татарстан зур эш башкара», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Республикада ел саен Тукайның туган көне шигъри бәйрәмнәр, күргәзмәләр һәм социаль челтәрләрдәге акцияләр белән үрелеп бара. Туган тел көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тапшырылуы исә иң тантаналы вакыйгага әверелә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу чаралар классикның иҗатына карата яшьләрдә дә, киң җәмәгатьчелектә дә кызыксыну уята.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тукай кыска, әмма якты иҗади гомер кичерде. Аның кешелекле, тормышны ярату белән сугарылган шигърияте дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Шагыйрь мирасы бүгенге татар әдәби теленә генә түгел, ә милли үзаңга һәм халкыбызның рухи-мәдәни кодына да нигез булып тора. Тукай иҗаты фән, мәдәният һәм җәмәгатьчелекне берләштерүче куәтле көч булып кала, татар мәдәниятенең республика чикләреннән еракта да горур яңгыравына ярдәм итә.

Ирада Әюпова: «Тукайның барлык кулъязмаларын, көндәлекләрен, замандашларының истәлекләрен цифрлы мохиткә күчерә алабыз»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында коммеморация – хәтерне мәңгеләштерү процессына заманча караш тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Тукай образын постаменттагы катып калган һәйкәл итеп кенә түгел, ә тере, күпкырлы шәхес буларак кабул итәргә кирәк.

«Мирас саклау – ул константа түгел, ул тере процесс. Аның агымнары үзгәрергә, яңарырга, заман белән бергә суларга тиеш. Бабаларыбыз кулланган кулъязмаларны күчереп язу ысулы – үзенә күрә бер «блокчейн» технологиясе булган. Мирас сандыгы бикләнеп кенә саклана алмый. Аның иң тук орлыкларын барлап, уңдырышлы туфракка чәчәргә кирәк», – дип белдерде министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Министр Тукайның цифрлы образын булдыру, ясалма фәһем мөмкинлекләрен куллану зарурлыгын әйтте. Мисал итеп ул Кәрим Тинчурин театрында ясалма фәһем ярдәмендә куелган «Исемдә калганнар» спектаклен китерде. Шулай ук Ирада Әюпова Кырлай, Җаек һәм Казан арасында бердәм мәдәни маршрутлар – «күперләр» салуның мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук Ирада Әюпова Татарстанда Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү буенча киң колачлы эшләр башкарылуы, шул исәптән «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты баруы һәм Яңа Кырлайдагы музейны төзекләндерү турында белдерде. Министр Милли музейда һәм Тукай әдәби музеенда яңа күргәзмәләр әзерләнүен, шулай ук «Күңел адреслары» дигән экскурсион-театраль проектның тормышка ашырылуын билгеләп үтте. 25-26 апрель көннәрендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Рәсемнәр берлеге белән дүрт ел дәвамында Санкт-Петербург, Җаек, Әстерхан, Троицк, Кырлай, Казан буйлап Тукай урыннары буенча уздырылган плэнер нәтиҗәләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, тиздән Татарстан Язучылар берлеге һәм башка оешмалар әзерләгән дүрт томлык «Татар шигърияте антологиясе» тәкъдим ителәчәк. Беренче том Тукай шигърияте белән тәмамлана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илсур Һадиуллин: «Туган тел» форумы Тукай юбилеена багышланачак

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Тукай иҗатының тәрбияви әһәмиятенә басым ясады. Ул шагыйрь мирасының вакытка бәйле булмавын һәм бүгенге көндә халык белән дәүләтне берләштерүче фундамент булып торуын билгеләп үтте.

Министр хәбәр иткәнчә, Тукай исемен Россиянең төрле төбәкләрендәге (Пермь, Ульяновск, Әстерхан, Удмуртия һ.б.) мәгариф оешмалары горурлык белән йөртә. Илсур Һадиуллин 16 апрельдә Казанда узачак «Туган тел» форумының да нәкъ менә Тукай юбилеена багышланачагын игълан итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ерлан Искаков: «Казахстан һәм Татарстан арасындагы тере хәтер»

Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков Тукайның Казахстан җире, аерым алганда Уральск (Җаек) шәһәре белән бәйле 12 еллык гомерен искә алды. Нәкъ менә шунда Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак формалашуы узган.

«Тукай безнең халкыбыз белән янәшәдә яшәп кенә калмаган, безнең мәдәният белән кызыксынган, безнең белән бергә чорның бер һавасын сулаган. Бу безнең өчен аеруча кадерле», – диде дипломат.

Ул Тукай әсәрләренең казах теленә 1912 елда ук тәрҗемә ителүен һәм Казахстан шәһәрләрендә аның хөрмәтенә куелган һәйкәлләрнең халыклар дуслыгы символы булуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ркаил Зәйдулла: «Тукай бүген дә иң күп укылган һәм китаплары иң тиз сатылып бара торган автор булып кала»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең бүгенге көндә дә иң күп укылган автор булып калуын билгеләп үтте.

«Безнең татар халкы өчен, татарның киләчәге өчен Тукай – иң мөһим фигураларның берсе. Чөнки ул ниндидер тар юнәлештә барган шагыйрь түгел. Татар тормышында ул кагылмаган өлкәләр калмагандыр. Аның иҗаты, мәҗмугалары шул заманның татар энциклопедиясе кебек. Ул бәя бирмәгән, ул телгә алмаган шәхесләр татар дөньясында булмаган да», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Юбилей кысаларында башкарылачак эшләр турында сөйләгәндә, ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә алты телдә дүрт китап, шулай ук Тукайның дини карашларына багышланган фәнни җыентык чыгарылачагын хәбәр итте. Шулай ук «Шүрәле» әкиятенең Айдар Хөсәенов тәрҗемәсендәге яңа русча варианты һәм Диләрә Османова тәрҗемәсендә кырымтатар телендәге басмасы дөнья күрәчәк. Июнь уртасында исә Халыкара шигърият фестивале көтелә.

Рифкать Миңнеханов шагыйрьнең 150 еллыгына истәлекле медаль булдырылачагына ышаныч белдерде

Бөек татар шагыйренең истәлеген саклау турындагы сөйләшүне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов дәвам итте. Ул Тукай мирасының бүгенге көндә сакланып кына калмыйча, яшәвен һәм яңа буыннарга тапшырылуын ассызыклады. Интеллигенция өчен Тукай иң элек фәлсәфәче һәм реформатор, ә гади укучылар өчен яраткан балалар әкиятләре авторы булып кала.

«Тукай мирасы биюдә һәм музыкада гәүдәләндерелә. Шулай ук заманча цифрлы форматлар ярдәмендә дә популярлаштырыла: музейларда виртуаль турлар, шигырь аудиоязмалары белән мобиль кушымталар һәм онлайн-марафоннар оештырыла. Алар яшьләрне мәдәни мирасны саклау процессына җәлеп итә», - дип өстәде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе башлыгы.

Рифкать Миңнеханов шулай ук Татарстанда бөек татар авторы исемендәге премия тапшырылуын искәртте һәм шагыйрьнең 150 еллыгына истәлекле медаль дә булдырылачагына ышаныч белдерде. Моннан тыш, «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Тукай турында фильм төшерү идеясе турында әйтелде.

«Бу тема турында уйлаячакбыз. Күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелде. Минемчә, Тукай да моңа лаек. Бездә аны яхшы уйный алучы артистлар бар», – диде ТР Фәннәр академиясе президенты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net