Татарстанда апрель башы нормадан алты градуска җылырак булачак
Татарстанда уртача һава температурасы апрельнең беренче декадасында климатик нормадан алты градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразы белән уртаклашты.
Тулаем республика өчен климатик норма 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр +1,4 градуска, ә Казан өчен +2,3 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача температура + 7,4 һәм +8,3 градус тәшкил итәчәк.