Апрельдә Казан – Канаш – Казан маршруты буенча йөрүче поездларның расписаниесе үзгәрә
Апрель аенда Казан – Канаш – Казан маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрә. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
6357нче Казан-Канаш электричкасы 2 апрельдән 20 апрельгә кадәр Зөя станциясенә кадәр - гамәлдәге, аннан соң үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк. Ул Канашка биш минутка соңрак - 20.38 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шул ук чорда 7024нче Канаш – Казан поезд Төрләмә станциясенә кадәр - гамәлдәге, шуннан соң үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк. Ул Казанга 22.07 сәгатьтә - дүрт минутка соңрак киләчәк.
«2, 6, 9, 13, 16 һәм 20 апрельдә поезд расписаниедән чыгарылган», - дип искәрттеләр компаниядә.