Алинә Заһитова «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнашучылар алдында чыгыш ясаячак
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумы спикерлары исәбенә керәчәк. Форум 11 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Алинә Заһитова - ялгыз шуу буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, шулай ук Гран-при финалы (2017) һәм Россия чемпионаты (2018) җиңүчесе. Ул - Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп халыкара титулларны яулаган бердәнбер фигуралы шуучы.
Хәзер спортчы телетапшырулар алып баручы һәм боз тамашаларын оештыручы буларак чыгыш ясый.
Чараны оештыручы - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләрне (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) форумда көтеп кала. Алдан теркәлү кирәк. Чара 14.30 сәгатьтә башлана.
Былтыр «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узды.