Бер атна эчендә Татарстанда 11,3 мең кеше ОРВИ һәм грипп белән авырган
Узган атнада Татарстанда яшәүче 11 304 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Бу узган атнага караганда 7 процентка күбрәк. Шуңа да карамастан, без инде дүртенче атна рәттән авыручыларның кимүен күзәтәбез. Грипп өлеше кимүгә таба бара - бүген ул 11 процент тәшкил итә», - дип сөйләде Авдонина.
ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 46 процентка түбәнрәк.