Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Табиб эпилепсия турындагы мифларны аңлатты: авыру якты утка караганга килеп чыга аламы?

Эпилепсия өянәге билгеләренә тән тартышу һәм аңны җуеп егылу гына керәме? Авыру пациентларга депрессия яныймы? Эпилепсия белән авыручыларга махсус диета ярдәм итәме? Казан дәүләт медицина академиясенең А.Ю.Ратнер исемендәге балалар неврологиясе кафедрасы доценты Дмитрий Морозов әлеге һәм башка мифларга карата аңлатма бирде. Табиб белән «Татар-информ» әңгәмә корды.

Миф: эпилепсия өянәге билгеләренә тән тартышу һәм аңны югалту гына керә

Дөньякүләм статистика нигезендә, планетада яшәүче кешеләрнең якынча 1 проценты гына эпилепсиядән интегә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бу диагноз белән 4 409 бала һәм 8 401 зур кеше яши.

Кешеләр эпилепсия турында аз белә, шуңа күрә бу авыру тирәсендә төрле мифлар күп.

«Баш мие булган теләсә кайсы җан иясе эпилепсия өянәге кичерә ала», - диде невролог.

Кешеләр эпилепсия билгеләренә аңны югалту һәм тән тартышу гына керә, дип уйлый. Чынлыкта исә өянәк бик күп төрле була ала

«Әгәр балагыз үзен кинәт сәер тота, ниндидер кискен хәрәкәтләр ясый, кулыннан әйберләр төшереп җибәрә башласа, табибка күренергә киңәш ителә. Баланың куллары тартышырга, бите кыйшаерга, күзләре еш читкә карый башларга мөмкин. Бу – начар билгеләр. Диагнозны бары тик табиб кына куя ала», - дип аңлатты доктор.

Медицинада бала анасының карынында чакта ук эпилепсия өянәге кичергән очраклар да билгеле.

Миф: эпилепсия җемелдәвек якты утка караганга килеп чыга ала

Эпилепсия өянәге үзеннән-үзе башлана, аны бернәрсә дә китереп чыгара алмый, дияргә була. Эпилепсия җемелдәвек якты утка караганга килеп чыга ала, дигән миф бар.

Дөньякүләм статистика нигезендә, планетада яшәүче кешеләрнең якынча 1 проценты гына эпилепсиядән интегә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Табиб әйтүенчә, пациентларның 2-3 процентының гына җемелдәвек утка караганнан соң өянәк кичергәне булган.

«Бүгенге көндә заманча гаджетларның экраннары эпилепсия белән авыручылар өчен куркыныч түгел. Нинди генә видеоуен кушма, анда уендагы төсләр сизгер кешеләр өчен зыянлы булырга мөмкин, дигән кисәтү чыга», – дип аңлатты Морозов.

«Баш мие булган теләсә кайсы җан иясе эпилепсия өянәге кичерә ала»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Миф: эпилепсия белән авыручылар гел өянәк булудан куркып яши, шуның аркасында депрессиядән интегә башлый

Эпилепсия белән авыручылар еш кына депрессиядән интегә.

«Эпилепсия белән авыручыларның баш мие үзгәргән була. Мондый пациентларның 40-50 процентына чыннан да депрессия билгеләре хас. Алар еш кына баш авырту, тынгысызлык һәм йокы режимы бозылу турында әйтә», - дип сөйләде невролог.

Миф: өянәк тоткан кеше утырырга яки ятарга өлгерә ала

Элек табиблар «аура» дигән күренешне – өянәк башланыр алдыннан күзәтелә торган үзенчәлекле халәтне аерып карый иде. Дмитрий Морозов билгеләп үткәнчә, бүген аура аерым күренеш итеп бүленми.

«Аура – ул фокаль сенсор өянәкнең беренче стадиясе. Кешенең баш миенең билгеле бер функция өчен җавап бирә торган зоналары кинәт активлаша. Күзәнәкләр ярсу нәтиҗәсендә пациент, мәсәлән, горизонталь буенча хәрәкәт итүче түгәрәк объектлар күрә башлый. Авыру кинәт начар исләр тоярга да мөмкин, ләкин бу сирәк очракта гына була», - дип аңлатты невролог.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Кайвакыт авыру үзенең бүлмәсенә кергәннән соң аны танымый торырга мөмкин. Ул үзен бу урында беркайчан да булмаган төсле хис итә. Кайбер пациентлар тирә-ягындагы әйберләрнең зурлыгы, формасы яки төсе кинәт үзгәрә башлавын күрүе турында сөйли. Алар үзләрен бик кечкенә, артык зур итеп тоярга яки үзен читтән күрергә дә мөмкин.

«Галлюцинацияләр күрә яки ишетә башлаганнан соң нәрсәдер эшләп өлгерергә мөмкин түгел. Баш мие – ул челтәрләр белән сугарылган машина. Бу челтәрләр буйлап бик зур тизлек белән сигнал җибәрелә. Аурадан соң секунд та үтми, кешенең тәне тартыша башлый. Үзен сәер хис итә башлаганнан соң утырырга яки ятарга өлгерә алучылар бик аз», - диде Дмитрий Морозов.

Миф: эпилепсия белән авыручылар өчен универсаль диета бар

Резистент формалы эпилепсияле пациентларны кетоген диетага утыртырга мөмкиннәр. Бу майлар күләме югары, аксым күләме уртача, ә углеводлар проценты аз булган махсус туклану режимы.

Диетаны препаратлар ярдәм итмәгән очракта билгелиләр.

«Мондый диета баш миен тынычландырырга, өянәкләр ешлыгын киметергә ярдәм итә. Шулай ук кешенең когнитив мөмкинлекләре яхшыра. Әмма бу диета барлык авыруларга да туры килми. Аны бары тик табиб кына билгели ала, чөнки мондый туклану режимы хәтта комага да китерергә мөмкин», - дип ассызыклады Дмитрий Морозов.

«Гимнастика һәм спорт авыруның тәне өчен дә, баш мие өчен дә файдалы»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Миф: эпилепсия белән авыручыларга спорт белән шөгыльләнергә ярамый

«Эпилепсия белән авыручыларга спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, су һәм һава белән бәйле спорт төрләре киңәш ителми. Кыяга үрмәләп менү һәм мотоспорт та рөхсәт ителми. Гимнастика һәм җиңелчә спорт авыруның тәне өчен дә, баш мие өчен дә файдалы булачак», – дип белдерде невролог.

«Спорт белән шөгыльләнүче пациентлар өянәкләрне сирәгрәк кичерә. Спорт когнитив функцияләрне яхшырта», - дип ассызыклады Дмитрий Морозов.

Миф: әгәр гаиләдә беренче бала эпилепсия белән авырый икән, чир икенче икенче балада да булачак

«Бүгенге көндә эпилепсия белән авыручыларның күбесенә чир нәселдән килә. Баш мие күзәнәкләренең дөрес эшләмәве генетикага бәйле», - ди эпилептолог.

«Эпилепсия белән авыручы баласы булган парлар икенчесен табарга курка. Әмма авыру икенче балада да булачак дигән сүз түгел. Ата-аналарны тынычландырыр өчен генетик тикшеренү үткәрелә», - дип сөйләде доктор.

«Электроэнцефалография кимендә ике сәгать дәвам итәргә тиеш. Бу тикшеренүне йоклаганда үткәрергә кирәк»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Миф: гамәлдәге диагностика методлары искергән

Пациентка «эпилепсия» диагнозын куяр һәм терапия башлар алдыннан аны озак тикшерәләр. Тикшерү дүрт компоненттан тора:

  • өянәк булган вакытта төшерелгән видеоязма;
  • электроэнцефалография;
  • МРТ;
  • генетик тест.

«Электроэнцефалография кимендә ике сәгать дәвам итәргә тиеш. Тикшерүне йоклаганда үткәрергә кирәк. Бу методка инде 100 ел. Ул һәрвакыт дөрес һәм төгәл нәтиҗә күрсәтә торган тикшерү», - диде невролог.

Роман Баданов, «Татар-информ»

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net