Омск шәһәрендә «Себер моңы» татар җыры төбәкара фестиваль-конкурсы узачак
2026 елның 16-17 маенда Омск шәһәрендә «Себер моңы» татар җыры төбәкара фестиваль-конкурсы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең оештыручылары: «Ышаныч «Татар мәдәнияте үзәге» Омск төбәк иҗтимагый оешмасы.
Фестиваль-конкурста катнашырга төрле төбәктән иҗат коллективлары һәм солистлар чакырыла. Гаризалар 2026 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
Фестиваль-конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- вокал-соло (дуэт),
- ансамбль,
- хор,
- сөйләшү жанры.