Казанда методистларның II Республика форумы узачак
30 марттан 1 апрельгә кадәр Казанда «Методик эшне үстерүдә алга китеш проектлары технологияләре» темасына II Республика методистлар форумы узачак. Чара академик М.И. Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышланган һәм 184 нче гимназия базасында узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда Татарстанның 500дән артык методисты катнашачак. Алар методик хезмәтне үстерү өстенлекләре, математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре, шулай ук педагоглар белән эшләүнең инновацион формаларын кертү, шул исәптән ясалма интеллект технологияләрен куллану турында фикер алышачаклар.