Синоптиклар Татарстан халкын томан турында кисәтте
26 мартта көннең икенче яртысында һәм кичен, шулай ук 27 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Казанда 27 мартта төнлә һәм иртән томан фаразлана.