Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин вафат
Татар әдәбияты зур югалту кичерә. Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин вафат булды. Аңа 90 яшь иде, дип хәбәр итә «Казан утлары» телеграм-каналы.
Вакыйф Нуруллин белән хушлашу иртәгә, 24 мартта, 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 87 йорт адресы буенча була.
Мәрхүм Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.