Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Татарстанның «Ел укытучысы-2026», «Ел остасы-2026» исеменә кемнәр лаек булды – репортаж

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге – яңа номинациядә. «Ел остасы-2026» номинациясен кертеп, урта һөнәри белем өлкәсендә үз һөнәрен намус белән башкаручы оста мөгаллимнәрне ачыклаганнар. Бәйге кысаларында, шулай ук, «Елның иң яхшы тәрбиячесе», «Педагогик дебют», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде.

«Быелгы конкурста Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлилнең тууына 120 еллык юбилейлар, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы игътибар үзәгенә алынды»

«Бәйге иҗади юнәлештә эшләүче укытучыларны ачыклауга багышланган, бездә андыйлар күп. Шулар арасыннан иң лаеклыларын сайлыйбыз», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, «Ел укытучысы» номинациясендә катнашкан педагогларның уртача яше – 37 яшь. Һөнәри осталыгын күрсәткән иң яшь укытучыга – 21, иң өлкәненә – 55 яшь.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Быелгы конкурста Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлилнең тууына 120 еллык юбилейлар, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы игътибар үзәгенә алынды. Бу елны күбрәк шул вакыйгаларга багышладык. Конкурста катнашучылар дәрес, педагогик интервью, мастер-класс, блиц-турнир этаплары аша узды. Бу конкурсны үткәрү республиканың бөтен педагогларына, аларның җитәкчеләренә стимул бирә. Укытучы абруе бүген күтәрелә, ләкин укытучыларга тагын да зуррак игътибар булуын телибез», – диде министр.

Конкурсның зона этаплары биш муниципаль берәмлектә 20 февральдән 13 мартка кадәр үткәрелгән. Төбәк этабында 62 педагог – барлыгы 13 ир-ат һәм 49 хатын-кыз катнашкан, аларның 41е «Ел укытучысы» номинациясендә, 21е «Педагогик дебют» номинациясендә осталыгын күрсәткән. Беренче урынга чыккан абсолют җиңүчеләр – ел укытучысы һәм ел остасы 500әр мең сум акча ала. Партнерлардан, шулай ук, өстәмә бүләкләр бар.

«Мин баштан ук үземә: «Бернидән курыкма, максатыңа туры бар», – дип әйтеп куйдым»

«Татарстанның Ел укытучысы-2026» исеменә Казанның Совет районы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге 121нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды. Аңа әле нибары 26 яшь.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бу бик дулкынландыргыч. «Казанның ел укытучысы» исемен алу җаваплы, ә «Татарстанның ел укытучысы» исеменә лаек булу икеләтә җаваплы. Син илебезнең мәгариф системасында булган югары стандартларга җавап бирергә тиешлегеңне аңлыйсың. Тормыш юлымда горурлык белән укытучылар, остазлар дип атарлык кешеләр очравы белән бәхетле мин. Алардан башка җиңү булмас иде», – диде Тарасов.

Яшь укытучы конкурста катнашып, үзе өчен зур чирканчык алганын, онытылмаслык кызык юл узганын билгеләп үтте. «Мин баштан ук үземә: «Бернидән курыкма, максатыңа туры бар», – дип әйтеп куйдым. Хәзер шул югарылыкны сакларга кирәк. Федераль этап башка төбәктәге укытучылар белән үзара тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирәчәк», – дип белдерде Илья Тарасов. Ул «Россиянең ел укытучысы-2026» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Студентларым – минем энергиям»

«Ел остасы-2026» номинациясендә җиңү бәхете Түбән Каманың Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте педагогы Алсу Казаковага елмайды. Ул уку йортында «Электр һәм электр механикасы җиһазларыннан файдалану» дисциплинасы буенча белем бирә.

«Көллияттә 13 ел эшлим. Студентларым – минем энергиям. Миңа алар белән эшләве бик ошый. Урта һөнәри белем педагогы – ул остаз, киләчәккә, эшкә кертеп җибәрүче. Җиңәрмен дип уйламадым да. Әле һаман ышана алмыйм. Мине рухландырып торган остазларыма рәхмәт», – диде Алсу Казакова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул көзен федераль этапка юл тотачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Укытучыдан бик күп нәрсә тора»

«Ел остасы» бәйгесе кысаларында, шулай ук, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән хөрмәт» дигән махсус номинация керткәннәр. Номинантлар исемлегендә – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогик көллиятеннән Эльвира Гыймранова, Чаллы педагогик көллиятеннән Елена Ежова һәм Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогик көллиятеннән Светлана Никулина. Аларга бүләкләрне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды.

«Укытучыдан бик күп нәрсә тора. Мин Сабада урта мәктәптә укыганда, математика укытучысын мәңгегә истә калдырдым. Берәр буш сәгатебез булса, ул вакыт, һичшиксез, математика укытучысы белән уза торган иде. Аның хезмәте нәтиҗәсендә без 10нчы класста югары математиканың беренче курсын уздык. Ракета училищесына кергәч, укуы җиңел булды миңа. Педагоглар, сезне яратабыз, хөрмәт итәбез», – диде.

Республиканың «Ел тәрбиячесе – 2026» исеменә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 78нче балалар бакчасы хезмәткәре Елена Бербина лаек булды.

«Педагогик дебют» номинациясендә КФУның Лобачевский исемендәге лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Фазылова җиңде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» номинациясендә беренче урынга Казан шәһәре Совет районы 11 нче күп профильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина чыкты.

«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе-2026» номинациясендә Казанның Идел буе районында урнашкан 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җинүче булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Төрле номинациядә җиңүчеләрне Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Данис Шакиров, Ренат Вәлиуллин котлады. Алар һәммәсе Укытучы эшенең авыр, әмма мактаулы һөнәр булуын билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасы җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net