Төмәндә себер татарларының этник модасына багышланган чара булачак
26 апрельдә Төмәндә «Үткәннән киләчәккә – 2026» этник мода күрсәтү чарасы була. Бу чара – «Корама» клубына йөрүче остабикәләрнең һәм себер татарларының уникаль мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерү өчен тырышучы барлык кешеләрнең уртак хезмәтенең нәтиҗәсе. Милли костюм – ул тере тарих, Россиянең этномәдәни байлыгының һәм күптөрлелегенең символы, дип хәбәр итә Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе. Чара программасы:
- Себер татарларының традицион костюм элементлары белән кием модельләрен күрсәтү;
- Халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе;
- Музыкаль чыгышлар: халык җырлары һәм биюләре.
Очрашу балалар һәм зурлар өчен себер татарларының үзенчәлекле традицияләре белән танышу, борынгы мотивларга заманча дизайн ярдәмендә ничек яңа сулыш бирелүен күрү өчен менә дигән мөмкинлек булачак, диелә хәбәрдә. Чара 12:00 сәгатьтә Төмән шәһәре Татар мәдәни үзәгендә узачак. Бәйрәмдә үз эшләрен тәкъдим итәргә теләгән һәркем катнаша ала. Этник моданы бергәләп алга этәрик, традицияләребезне үстерик, тамырларыбызны онытмыйк һәм киләчәкне бергә төзик, диелә хәбәрдә.