Муса Җәлилнең музей-фатиры капиталь ремонтка үз чиратын көтә
Муса Җәлилнең музей-фатиры капиталь ремонтка үз чиратын көтә. Аның мөдире Ленария Мөслимова музей-фатир 2031 елга яңартылыр, дигән өметен белдерде.
«[Яңарту] процесста. Беренчедән, бу процесс бөтен Милли музейга кагыла, ә бу 15 филиал. Муса Җәлил музее үз чиратын көтә. Каюм Насыйри музее эшли башлады, Сәйдәшев музее эшләнде. Муса Җәлилгә дә капиталь ремонт кирәк. Муса Җәлилнең 125 еллыгына әлеге проектны гамәлгә ашыруыбызны теләр идем», – дип сөйләде Мөслимова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Татарстан 2031 елда бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәчәк.
Герой шагыйрьнең Музей-фатиры Горький урамындагы 17 нче йортның дүртенче катында урнашкан (өченче подъезд), ул Татарстан Милли музееның филиалы булып тора.