Йошкар-Олада «Шома бас» XIX халыкара татар биюе фестиваль-конкурсы узачак
18-19 апрельдә Марий Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» XIX халыкара татар биюе фестиваль-конкурсы узачак. Бу хакта «Марий Эл Республикасы татарлары» төбәк милли-мәдәни оешмасы хәбәр итә.
Фестиваль-конкурс талантлы коллективларның иҗади потенциалын ачу, милли традицияләргә, халыкларның музыкаль һәм бию мирасына карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә. Конкурста бию коллективлары, ансамбльләр һәм хореография номинациясендә ялгыз башкаручылар катнаша ала.
Катнашучыларның чыгышлары сәхнә осталыгы, артистлык, сәнгать образын ачу кебек критерийлар белән бәяләнәчәк. Биючеләр халык, фольклор, заманча, стильләштерелгән, классик һәм эстрада биюләре номинацияләоендә көч сынашачак, диелә хәбәрдә.
Фото: «Марий Эл Республикасы татарлары» төбәк милли-мәдәни оешмасы