Бакуда «Безнең гаилә – төрки дөнья» халыкара фәнни конференциясе узган
Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясендә «Безнең гаилә – төрки дөнья» дип исемләнгән халыкара фәнни конференция узган. Чарада төрле илләрдән галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар һәм фәнни оешма вәкилләре катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»га Бакудагы Каюм Насыйри исемендәге мәгариф-мәдәният үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.
Фәнни форум төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, фәнни хезмәттәшлекне үстерү һәм мәдәниара диалогны ныгыту мәсьәләләренә багышланган. Конференция эше гуманитар тикшеренүләрне үз эченә алган берничә тематик секциядә дәвам иткән.
«Тарих һәм этнология секциясендә катнашучылар төрки халыкларның милли үзенчәлеген, тарихи хәтерен һәм мәдәни традицияләрен саклауның актуаль проблемаларын карадылар. Аерым алганда, Азәрбайҗанда һәм башка илләрдә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү традицияләре, миграция шартларында миллилекне саклау механизмнары һәм татар халкында бәйрәмнәр үзенчәлеге буенча чыгышлар ясалды. Конференциядә татар әдәбияты һәм тарихына зур игътибар бирелде: Габдулла Тукай мирасының татар матбугатында яктыртылу үзенчәлекләре, Татарстанның XX гасырдагы тарихи үсеш нәтиҗәләре, татар-азәрбайҗан фольклоры образларын чагыштырма анализлау кебек мәсьәләләр каралды», – дип искәртте Бакудагы Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге методисты Эльмира Юсифли.
Фото: Эльмира Юсифли
Фәнни форум кысаларында этнографик материаллар күргәзмәсе дә оештырылган. Бакудагы Каюм Насыйри институты үзәгендә белем алучылары тарафыннан татар милли костюмнары, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, китап һәм музыкаль инструментлар тәкъдим ителгән.
Фото: Эльмира Юсифли