Ел башыннан Татарстанда газ белән агуланудан 12 кеше һәлак булган
Ел башыннан Татарстанда газ белән агуланудан 12 кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Бөгелмә районында 2026 ел башыннан 15 газ белән агулану очрагы булган, Казанда – 9 очрак, Әлмәт һәм Югары Ослан районнарында – икешәр, ә Азнакай һәм Нурлат районнарында берешәр очрак.
Кичә Бөгелмәдә 8 яшьлек баланы Ломоносов урамындагы шәхси йортта газ белән агулану аркасында хастаханәгә салганнар.