Дәүләт Думасында Дугинның интернетны яз һәм җәй көне сүндерү идеясенә җавап бирделәр
Философ һәм публицист Александр Дугинның Россиядә яз һәм җәй көннәрендә интернетны сүндерергә дигән тәкъдиме гражданнарның аралашу һәм көнкүреш бурычларын технологияләр ярдәмендә хәл итү хокукын боза һәм караңгылык үрнәге булып тора. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков белдерде, дип яза «Абзац» басмасы.
«Кешеләр аралашырга, дуслашырга, барлык мөмкин булган технологияләрне кулланып, үз эшләрен төзергә хокуклы. Ә аларны бу хокуктан мәхрүм итү – караңгылык дип атар идем», - дип ассызыклады парламентарий.
«Безгә технологияләр һәм заманча алдынгы интернет кирәк», – дип басым ясады Новичков.
Элегрәк Дугин үзенең Телеграм-каналында интернет эшен сезонлы принцип буенча корырга тәкъдим иткән иде. Елның җылы вакытында интернетны бөтенләй сүндерергә кирәк, һәм шул вакытта, аның фикеренчә, «кешеләр урамда йөри, очраша, аралаша, кафе һәм кибетләргә бара, яңа танышлар булдыра, чын кеше тормышы белән яши башлаячак».