Тольяттида «Язлар моңы» татар халык иҗаты фестивале узачак
2026 елның 5 апрелендә Тольяттиның «Автоград» мәдәният үзәгендә «Язлар моңы» унынчы шәһәр үзешчән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты һәм «Идел» татар җыры ансамбленең 20 еллыгы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елда фестиваль Тольятти шәһәрендә татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулуга әзерлек кысаларында уздырыла.
Әлеге фестивальне үткәрү традициягә әйләнде. Ул елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя.
Фестиваль татар халкының туган телен һәм милли җырларын саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру максатында оештырыла.