Татарстанда бер атна эчендә бензинга бәяләр артты
Татарстанда 2-10 март көннәрендә автомобиль ягулыгына бәяләр арту теркәлгән. Росстат мәгълүматларына караганда, АИ-92 маркалы бензин аеруча кыйммәтләнгән – аның бәясе литры өчен 60,82 дән 61,23 сумга кадәр арткан.
Шулай ук АИ-95 бәясе арткан – литры өчен 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр. АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинга бәяләр литры өчен 89,07 сумга кадәр күтәрелде, ә дизель ягулыгы – 73,29 сумга кадәр. Бәяләр арту тенденциясе февраль ахырыннан күзәтелә.