Татарстанда быел язгы ташу кайчан башланачагы билгеле
Язгы ташуның иң көчле чоры апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров әйтте.
Бүген Хөкүмәт йортында язгы ташуга әзерлек буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды. Аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.
Хәзерге вакытта яр буйларын ныгыту, боз каралту һәм шартлату эшләре алып барыла. Утырышта катнашучылар су басу куркынычы янаган зоналарны билгеләп узды.