КФУда «Нәүрүз» халыкара яз фестивале узды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүген «Нәүрүз» халыкара яз фестивале узды.
Университет тарафыннан Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе белән берлектә оештырылган чара Казан югары уку йортларындагы чит ил студентларын һәм республиканың рәсми затларын җыйды.
Нәүрүз – 2009 елда ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мираслары исемлегенә кертелә. Ул Иран һәм төрки халыкларда язгы көн-төн тигезлеге һәм Яңа ел башлану бәйрәме.
Институт фойесында интерактив күргәзмә оештырылды. Студентлар милли әйберләр: традицион костюмнар, музыка кораллары, көнкүреш әйберләре һәм милли ризыкларын тәкъдим итте.