Генерал-майор Нигъмәтҗановка Татарстан алдындагы казанышлары өчен дәүләт бүләге бирелде
Апас районының Акхуҗа авылында туган генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗанов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Зөлфәт Нигъмәтҗанов берничә хәрби хәрәкәттә катнашкан. Элегрәк ул Курск өлкәсендә дәүләт чикләрен саклау гаскәрләре командующие вазыйфасын биләгән. Хәзерге вакытта 71 нче дивизия командиры булып тора һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында бурычларны үти.