Татарстан Гидрометеоүзәгендә Иделнең апрель азагында боздан ачылачагын әйттеләр
Быел Идел апрельнең өченче декадасында тулысынча боздан ачылачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Идел елгасына, дөресрәге, Куйбышев сусаклагычына килгәндә, аның күпьеллык уртача даталар – 20-25 апрельдә тулысынча боздан ачылуы көтелә. Бу иртәрәк тә башланачак, ләкин апрельнең өченче декадасында елга тулысынча боздан арыначак», - диде ул.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда язгы ташу суының максималь биеклеге нормага якын, ә Казансу, Бөрсет, Әнҗерә, Ык, Дала Зәе, Карлы, Дим һәм башка елгаларда нормадан 0,8 метрга югарырак булачак. Сулыкларның апрельнең беренче-икенче декадаларында боздан ачылуы фаразлана.