«Бердәм Россия» Татарстан Дәүләт Советына кандидат күрсәтү өчен праймериз уздырачак
«Бердәм Россия» ТР Дәүләт Советында бушаган урынга үз кандидатын тәкъдим итәргә ниятли. Азат Җиһаншин ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын биләп, депутат вәкаләтләрен өстеннән төшергәннән соң гыйнвар аенда парламентта вакансия барлыкка килде.
Партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында кандидатлар билгеләү өчен алдан тавыш бирү үткәрү турында карар кабул ителде, соңыннан әлеге кандидатларны җиденче чакырылыш Дәүләт Советына узачак сайлауларга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Биредә 50нче Биектау бермандатлы округы буенча сайлаулар турында сүз бара.
Алдан тавыш бирүне оештыру вәкаләтләрен оештыру комитетына тапшырырга карар кылдылар.
Шул ук көнне оештыру комитеты утырышы да булды. Анда алдан тавыш бирүдә сигез катнашучы теркәлгән, алар алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүгә дәгъва итә. Моннан тыш, оештыру комитеты әгъзалары Татарстан Дәүләт Советына алдан тавыш бирүне уздыру буенча чаралар планын раслады.
Утырышта партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм партия тарафдарларының төбәк советы рәисе Светлана Захарова, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.