Мишустин югары уку йортларында интеллектуаль милек буенча белем бирүне кертергә кушты
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, интеллектуаль милек буенча тармак модульләрен эшләп, көллиятләре һәм югары уку йортларының белем бирү программаларына кертергә кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Министрлар Кабинеты мәгълүматлары буенча, мондый йөкләмәләр интеллектуаль милек өлкәсен 2036 елга кадәр үстерүгә багышланган стратегик сессия нәтиҗәләре буенча бирелгән.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Фән һәм югары белем, Мәгариф, Икътисади үсеш министрлыкларына, шулай ук Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәткә (Роспатент) әлеге тармак модульләрен эшләү һәм укыту программаларына кертүне тәэмин итү йөкләнгән.
Модульләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре Хөкүмәткә 2028 елның 2 октябренә кадәр җиткерелергә тиеш.