Татарстан командасы Идел буе федераль округы Интеллектуаль олимпиадасында җиңү яулады
Татарстан Республикасы командасы урта һөнәри белем бирү мәктәпләре һәм учреждениеләре укучылары арасында Идел буе федераль округының ХІ Интеллектуаль олимпиадасында гомумкоманда зачетында җиңү яулады. Шулай ук олимпиадада катнашучылар «Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү» конкурсында - беренче һәм «Пилотсыз очу аппаратлары белән программалаштыру» бәйгесендә өченче урынны алды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Идел буе федераль округы Интеллектуаль олимпиадасының округ этабын ябу тантанасы Пермьдә булды. Аңа кадәр Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләреннән урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең I һәм II курс студентлары, шулай ук иң эрудицияле мәктәп укучылары (барлыгы 200дән артык кеше) робот техникасы, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыруда, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында үз күнекмәләрен күрсәтте.
Олимпиада катнашучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен профессиональ профильле эксперт комиссияләре бәяләде, аларның составында Интеллектуаль олимпиаданың конкурс юнәлешләре буенча халыкара дәрәҗәдәге судьялар һәм Бөтенроссия чемпионатлары экспертлары, илебезнең әйдәп баручы югары уку йортлары мөгаллимнәре бар иде.
Олимпиадада катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән аның урынбасары Олег Машковцев котлады. «Укучыларның фән белән кызыксынуы, һөнәри үсешкә даими омтылышы һәм үз интеллектуаль потенциалын үстерү теләге зур ихтирамга лаек. Аларның тырышлыгы белән олимпиада гадел көндәшлек атмосферасында узды, лидерлык позицияләре өчен тигез хокуклы көндәшлекне күрсәтте һәм кызыклы вакыйгага әверелде», – диде ул.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады, Самара өлкәсе җыелмасы - икенче, Пермь крае командасы өченче урынга лаек булды.
Урта һөнәри белем бирү мәктәпләре һәм учреждениеләре укучылары арасында ХІ Интеллектуаль олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларга кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.