Татарстанда 6 градуска кадәр җылыта
Бүген, 12 мартта, Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлана. Кайбер урыннарда юлларда бозлавык хасил була.
Төнге -1...-6 градус салкыннан соң көндез төбәк территориясендә һава +1...+6 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +2...+4 градуска кадәр).