Быел Татарстанда терлекчелек объектлары кайсы районнарда төзелүе билгеле
Быел Татарстанда 15,7 мең баш терлеккә 20 терлекчелек объекты төзелә. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү күрсәткече 125 мең тоннага артыр дип фаразлана.
Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.
Яңа фермалар Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш, Ютазы районнарында сафка бастырылачак.
«Узган елларда савым артуга технологияләрне яхшырту һәм заманча сөтчелек комплексларын гамәлгә кертү хисабына ирешелде. Былтыр 11,3 мең баш терлеккә 18 объект кулланышка кертелгән иде», - диде министр урынбасары.
Яңа фермалар Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай, Ютазы районнарында ачылган.
Узган елда 524 мең тонна ит, 1 млрд 636 млн данә йомырка җитештерелгән. 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Бер сыерга савым күрсәткече артып, 8873 кг тәшкил итә.
2030 елга республика Рәисе тарафыннан бер сыерга 10 мең кг савым күрсәткеченә ирешү бурычы куелган.