MAX мессенджеры нинди мөмкинлекләр бирә?
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Илья Начвин сүзләренчә, сентябрьдән Татарстанда мессенджерны кулланучылар саны ун тапкыр арткан. Ярты ел элек MAXтан файдаланучылар нибары 150 мең кеше булган.
Министр MAX мессенджерының без таныш-белешләр белән язышу, шалтыратышу өчен кулланырга күнеккән классик мессенджер гына булмавын, ә аның файдалы сервислары белән дә уңайлы булуын ассызыклады. MAXның Дәүләт хезмәтләре порталы белән үзара бәйләнгән булуы ягыннан да җайлы ул. Бу мөмкинлек СМС белән раслауны алмаштыра, тик ике сервиста да телефон номерлары тәңгәл килергә тиеш.
Илья Начвин MAX өстенлекләрен әйтеп, кәрәзле элемтә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, цифрлы документлар кертү мөмкинлеген дә телгә алды.
Әлеге кушымта дәүләт хезмәтләре, мәгариф, мәдәният, медицинаны берләштерә. MAX аша кабул итүгә 20 меңнән артык кеше язылган.
Илья Начвин сүзләренчә, сентябрь аенда МАХ кушымтасында Вознесение тракты буенча һәм башка түләүле трассалардан баруны түләү мөмкинлеге булдырылачак. Шулай ук, кулланучылар Казанда парковка өчен түли ала. Әлеге функция «Госуслуги РТ 2.0» кушымтасының бер өлеше булып, MAXка тоташтырыла.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Ай саен казанлылар MAX аша парковка түләү буенча 500дән артык транзакция башкара. Яңартылу нәтиҗәсендә сервис функционалы сентябрьдән тагын да киңәйтелә: кулланучылар парковкалар өчен яңа уңайлы форматта түли алачак. Шулай ук, бизнес өчен МАХ һәм бакчачылык ширкәтләре өчен сервислар эшләнәчәк.
«Мессенджерларда министрлыкларның төрле юнәлешләре буенча чат-ботлар бар. Моның өчен эзләү юлында ведомство исемен кертү җитә», – диде цифрлы үсеш министры.
- Россия буенча тулаем алганда МАХны 89 млн кеше «йөкләгән», аларның 22,3 миллионы аккаунтны «Дәүләт хезмәтләре» белән үзара бәйләгән, 5,5 млн кеше Цифрлы ID булдырган.
-
Чагыштыру өчен. Россиядә Telegram мессенджерын кулланучылар 100 млн кеше, ә WhatsApp* аудиториясе – 80 млн.(*РФ дә экстремистик һәм тыелган дип танылган Meta га карый).
- Россиядә МАХта барлыгы 22,3 млн язылучысы булган 120 мең ачык канал теркәлгән. 250 мең татарстанлы ай саен дәүләт каналларын күзәтеп бара.
Авыру сәбәпле эшли алмау турында «больничный» кәгазьләрен MAX мессенджерында яптырып була
MAX мессенджерында, телемедицина консультацияләре ярдәмендә, авыру сәбәпле эшли алмау турында «больничный» кәгазьләрен читтән торып та яптырып була. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов сөйләде.
Узган айда 26 «больничный» рәсмиләштерелгән булса, соңгы мәгълүматлар буенча, инде 590 «больничный» MAX аша ябылганы билгеле.
Андрей Ефремов сүзләренчә, хәзер дәваланып тернәкләнгәч, табибка кабаттан бару кирәкми.
«Элек авыргач, өйдә дәваланып сихәтләнгәннән соң эшкә яраксызлык турындагы кәгазьгә кул куяр өчен медицина оешмасына килергә кирәк иде. Декабрьдә без 7нче шәһәр хастаханәсе базасында эксперимент уздырдык. Табиб дистанцион рәвештә консультация үткәреп, «больничный» кәгазен язып бирә, һәм ул пациентның эш урынына автомат рәвештә җибәрелә. Хәзер мондый мөмкинлек барлык өлкәннәр поликлиникаларында да гамәлгә ашырыла», – диде Андрей Ефремов.
Әгәр табиб пациентның кабаттан медицина оешмасына килүен кирәк дип саный икән, ул аны табибка яздыра.
«Сез башта авыргач, табибка киләсез, аннары дәвалаучы табиб артык өзлегүләр куркынычы янамаганына инангач, сезгә уңайлы вакытта телемедицина консультациясенә яздыра. MAX мессенджерында шалтыратышып сөйләшү өчен табиб һәм пациенттан торган төркем булдырыла. 24 сәгать 15 минут алдан пациентка телемедицина консультациясе турында исенә төшереп хәбәр килә. Шулай ук видеоочрашуга керү өчен сылтама җибәрелә. Пациент, билгеләнгән вакытта сылтама буенча кереп, видеокамера һәм микрофонын кушып, табиб белән сөйләшә», – диде министр урынбасары.
Ул шулай ук һәркемгә үзләренең дәвалаучы табибларыннан телемедицина консультациясе алу мөмкинлеге турында сорашырга киңәш итте.
Телемедицина консультацияләре өчен чат-бот ачылган. «Табибка 15,6 мең тапкыр язылганнар, 2,5 мең консультация үткәрелгән. Планда – айга 15 мең консультация үткәрү», – диде Андрей Ефремов.
Фото: © prav.tatarstan.ru
MAX мессенджерында «Госключ» аша шәхси белешмәләрне эшкәртү турында килешүне имзалап була
Хәзер хастаханәгә онлайн рәвештә дә теркәлү мөмкинлеге бар. Россиядә беренче тапкыр MAX мессенджерында «Госключ» аша шәхси белешмәләрне эшкәртү турында килешүне имзалау гамәлгә ашырылган.
«Пациент онлайн форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша хастаханәгә теркәлү өчен гариза тутыра. Медицина регистраторы гаризаны карый, теркәргә дигән карар булса, пациентны беркетә. Аннары «Госключ»ка персональ белешмәләрне эшкәртүгә һәм төрле процедураларга – температура үлчәү, УЗИ, башка тикшеренүләр үткәрүгә ризалык кәгазьләре җибәрелә. «Госключ» боты аша пациент ул килешүләрне имзалый. Алар пациентның электрон картасында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында саклана», – дип аңлатты Андрей Ефремов.
Эксперимент Россиядә 40 медицина оешмасында үткәрелә. Хәзерге вакытта 75 килешү имзаланган. «Без хәзер мессенджерга анализлар турында хәбәрләр килү юнәлешендә дә эшлибез», – диде министр урынбасары.
«Мәгариф өчен уңайлы: көндәлек тә, журнал да эчендә, расписаниене дә карап була»
Татарстанның мәгариф системасы MAX илкүләм мессенджерында укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны берләштергән. «Мәгариф өчен уңайлы: көндәлек тә, журнал да эчендә, расписаниене дә карап була, дистанцион дәресләрне дә алып барырга мөмкин», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Ул дәүләт учреждениеләренә эшчәнлекләрендә чит ил мессенджерларын куллану тыелганлыктан, 2022 елдан «Сферум» платформасы гамәлгә кертелә башлаганын искәртте. Рәмис Мөҗипов сүзләреннән аңлашылганча, элек кулланылган «Сферум» белән берләштерелгәнгә күрә, Татарстанда MAX мессенджерына күчеш тыныч узган. «Әти-әниләрне дә күндерү кыен булмады. Бөтен мәгълүмат MAXта булгач, әти-әниләр аның җайлы булуын аңлады», – диде Мөҗипов.
2026 елның 4 мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджерында мәгариф системасына катнашы булган 539 007 кеше теркәлгән. Шуларның 329 234е – мәктәпләрдә, 89 852се – балалар бакчаларында, 75 284е – урта һөнәри белем бирү оешмаларында, 43 260ы – өстәмә белем оешмаларында, 1377се – мәгариф идарәләрендә.
Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, бер сыйныфтан икенче сыйныфка яки бер мәктәптән икенчесенә күчкән очракта, MAX мессенджерында укучылар исемлеге дә автомат рәвештә яңара.
«Мәктәпләргә ошый, MAX мессенджерында тагын да уңай үзгәрешләр булыр дип ышанабыз», – диде ул журналистларга брифингтан соң.
Татарстанның 9 югары уку йортында цифрлы ID тәҗрибәсе сынала. «Эксперимент рәвешендә 9 югары уку йортында цифрлы ID кертелде, ул цифрлы студент билеты һәм зачет кенәгәсеннән гыйбарәт. Уку йортына кергәндә, студентлар шуны күрсәтә ала. Кайбер югары уку йортлары китапханәгә, ашханәгә, төрле чараларга да цифрлы ID ярдәмендә керү мөмкинлекләрен өстәгән», – диде Рәмис Мөҗипов.
MAX мессенджерының мәгариф системасында киң таралуын билгеләп үтеп, ул 1333 рәсми мәктәп каналы ачылганын, аларга 447 989 кеше язылганын әйтте. Татарстанның 45 югары уку йорты мессенджерда үз каналларын һәм чатларын булдырган.
«MAX мессенджерында цифрлы ID кулланып, мәдәният учреждениеләренә бушлай яки ташлама белән йөргәннәр»
Республика мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Татарстанда «Культура по МАХимуму» акциясенә йомгак ясалганын әйтте. Акция нигезендә ташламаларга хокуклары булган гражданнар, MAX мессенджерында цифрлы ID кулланып, мәдәният учреждениеләренә бушлай яки ташлама белән йөри алган.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Юлия Әдһәмова әйтүенчә, 22 февральдән 1 мартка кадәр Татарстанда мәдәният оешмаларына халык 5984 тапкыр цифрлы ID күрсәтеп кергән. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә дүртенче урында.
Мәдәният йортлары һәм клублар аеруча зур популярлык казанган – барлык барган кешенең 45 проценты аларга туры килә. Театрлар буенча әлеге күрсәткеч – 25 процент, китапханәләр – 15 процент, музей һәм цирклар буенча 8 һәм 7 процент тәшкил итә.
- MAX мессенджерында цифрлы ID – һәр дүрт минут саен яңарып торучы QR-код, ул мошенниклыкка киртә булып тора.
Акциягә барлыгы 100 дәүләт мәдәният учреждениесе кушылган. Ташламаларга ия гражданнар өчен аның күләме төрле оешмаларда – 20 проценттан 100 процентка кадәр. Казан дәүләт циркында күп балалы гаиләләр 20 процент ташламага ия, инвалидларга 30 процент ташлама кертелгән. Камал исемендәге театрда бу категория кешеләр өчен 25 процент ташлама каралган.
- IT-парк базасында университетта өлкән буын өчен мессенджерны куллану буенча укыту башланган. Беренче 200 пенсионер инде укып чыккан, ел азагына кадәр тагын 1400 кешене укыту ниятләнә.