Дубайда узучы Халыкара Сабан туе күчерелә
4 апрель көнне Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе узарга тиеш иде. Ләкин Якын Көнчыгыштагы вазгыять кискенләшү сәбәпле, Сабан туе күчерелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Якын Көнчыгыштагы вәзгыять кискен кискенләшү сәбәпле, Дубайда 2026 елның 4 апреленә планлаштырылган Халыкара Сабантуй киләсе 2027 елга күчерелә», – диелгән хәбәрдә.
- Әлфия Бәдретдинова: Дубайда яшәүчеләр арасында паника юк, гадәти тормыш дәвам итә
- Күпләр Оманга китә: музыкант Артур Mauzer Әмирлекләрдәге вазгыять турында сөйләде
- Илназ Сафиуллин: Дубайда яшәүче милләттәшләребез белән хәбәрләшеп торабыз