Полиция «Салават Күпере» торак комплексында ир-атны кыйнау шартларын ачыклый
Полиция хезмәткәрләре Казанның «Салават Күпере»торак комплексында ир-атны кыйнау шартларын ачыклый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Киров районында берничә билгесез кеше ир-атны кыйнаган. Полиция хезмәткәрләре инцидентның барлык шартларын ачыклый», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Элегрәк челтәрдә берничә кешенең бер ир-атны кыйнавы күренгән видео пәйда булган иде.