Актаныш районы башлыгы урынбасары ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителде
Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев ышанычны югалту сәбәпле прокуратура тәкъдиме нигезендә эшеннән азат ителде.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ул коррупциягә каршы закон таләпләрен бозган. Район башлыгы урынбасары үзенең һәм хатынының керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән. Моннан тыш, Габделхаевның вазифаи вәкаләтләрен арттыруы һәм муниципаль җир кишәрлеге алырга ярдәм иткән өчен 1,4 миллион сумга якын ришвәт алуы турындагы эш тикшерелә.