Татарстанның танылган спорт журналисты Рөстәм Кулеев 69 яшендә вафат булган
Татарстанның танылган спорт журналисты Рөстәм Кулеев 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Казанские ведомости» хәбәр итте.
Журналист ун елдан артык «Казанские ведомости» газетасында хәбәрче булып эшләде. Профессиональ эшчәнлеге елларында ул республиканың төп спорт вакыйгаларын яктыртты, хезмәттәшләре һәм җанатарлар арасында зур профессионал буларак абруй казанды.
Журналист белән хушлашу көне һәм урыны соңрак игълан ителәчәк.