Татарстан һәм Киров өлкәсендә махсус операция хәрбиләренең акчасын урлаучыларны тотканнар
Татарстанда һәм Киров өлкәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата мошенниклыкта шикләнелгән җиде кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, җинаятьчеләр Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрне тапкан һәм акчага тыл бүлекчәләренә урнашырга «ярдәм итәргә» вәгъдә иткән. Чынлыкта исә мондый вәгъдәләрне үти алмаганнар.
Моннан тыш, алар алдау юлы белән хәрбиләрнең банк счетларына керү мөмкинлегенә ия булган. Шуннан соң контракт төзегәндә бирелә торган түләүләрне һәм айлык акчалата түләүне урлаганнар.
Хәзер барлыгы 24 зыян күрүче ачыкланган. Гомуми зыян 44 миллион сумнан артып китә.
Аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүчеләр барлык шартларны ачыклауны дәвам итә һәм фигурантларның башка эпизодларга катнашын тикшерә.