Татарстанлыларны Екатеринбургта узачак Халыкара яшьләр фестивалендә катнашырга чакыралар
11-17 сентябрьдә Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивале узачак. Хәзер Татарстан делегациясен формалаштыру этабы бара, анда теләгән һәркем керә ала. ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Алена Бакирова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивалендә катнашырга теләүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр гаризаны бүген үк тапшыра ала. Хәзер безнең республика делегациясен формалаштыру бара», - дип сөйләде ул.
Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивале 10 меңнән артык кешене берләштерергә тиеш. Анда Россиянең төрле төбәкләре һәм башка илләрдәге яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк, дип өстәде Бакирова.