«Мисс БРИКС» бәйгесенең ябылу тантанасын 8 мартта телеэфирда күрсәтәчәкләр
Халыкара хатын-кызлар көнендә НТВ телеканалында MISS BRICS 2026 халыкара матурлык конкурсы финалының телевизион версиясе күрсәтеләчәк. Бәйгенең ябылу тантанасы 7 мартта Казанда узачак.
Чара заманча поп-форматта узачак. Финалда артистлар чыгышлары, музыкаль перформанслар, заманча технологияләр һәм конкурсантлардан дефиле тәкъдим ителәчәк. Кызлар халыкара матурлык бәйгесе финалында берничә образда – илләрнең милли киемнәрендә һәм кичке күлмәкләрдә чыгыш ясаячак. Исегезгә төшерик, оештыручылар купальникта дефиле ясаудан баш тартты – аның урынына конкурсантлар спорт костюмнары киеп дефиле тәкъдим итәчәк.
Программада Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары көтелә. Сәхнәдә Дима Билан, JONY, Клава Кока, Ольга Серябкина, L’One, ELMAN, Betsy һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
Кичәнең төп мизгелләренең берсе буларак Казанга багышланган үзенчәлекле номер тәкъдим ителәчәк. Өстәмә чынбарлык технологияләре ярдәмендә Татарстан башкаласының әкияти төнге күренеше күрсәтеләчәк.
Финал кысаларында шулай ук өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Мисс», «Миссис» һәм «Нәни Мисс БРИКС 2026». Бүләкләү тантанасын һәм матур чыгышларны 8 мартта НТВ эфирында күреп булачак.