Комаров – Миңнехановка: Сезнең ярдәм белән бик күп үзгәрешләр гамәлгә ашырылды
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады.
«Сез – югары дәрәҗәле профессионал, Туган иленә һәм халкына тугры җитәкче. Сез дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл итүгә җитди өлеш кертәсез. Татарстанның социаль-икътисади өлкәсендәге, республиканың чит ил партнерлары белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләсендәге бик күп үзгәрешләр сезнең инициатива һәм ярдәм белән башлап җибәрелде һәм гамәлгә ашырылды», – дип билгеләп үтте тулы вәкаләтле вәкил.
«Татарстан чәчәк ата, инвестицияләр җәлеп итә, матурлана, инновацион һәм технологик трендлар башлап җибәрә», – дип ассызыклады ул.
«Бүген, Россия Федерациясе махсус хәрби операция алып барганда, республика хәрби хезмәткәрләре һәм волонтерлары уртак җиңүебезне якынайта, ә Татарстан җитәкчелеге солдатларга, офицерларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә», – дип өстәде тулы вәкаләтле вәкил.
«Рөстәм Нургалиевич, сезгә Татарстан һәм күпмилләтле Ватаныбыз халкы файдасына башкарган эшегездә яңа уңышлар телим!» - дип йомгаклады сүзен Игорь Комаров.