Лилия Галимова Max мессенджерында канал ачты
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова MAX мессенджерында канал ачты.
«Әлегә берни дә аңлашылмый, әмма шулай да минем MAX каналына язылыгыз», – дип язган ул Телеграм-каналында.
Кичә РБК «профильле ведомстволарда фикер алышулар белән таныш» чыганакка сылтама белән, Россия хакимияте апрель башында Telegram мессенджерын блокировкаларга ниятли, дип хәбәр иткән иде.
Шул ук вакытта, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) апрель башында Телеграмны блокировкалау планнары турындагы мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX мессенджерында эшли башлады һәм анда үз каналын ачты. Анда республиканың төп яңалыклары урнаштырыла.