Узган елда Казан компанияләрендә уртача хезмәт хакы 106 мең сумнан артып киткән
Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 17,6 процентка арткан. Бу хакта Казан шәһәр Думасы сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Уртача хезмәт хакы узган ел аена 106 мең сумнан артып киткән, дип өстәде ул.
«Казан миллионлы шәһәрләр арасында хезмәт хакы күләме буенча Екатеринбургтан гына калышып, икенче урында тора», - дип ассызыклады Метшин.