Винера Ганиева «Сандугач» бәйгесе турында: Җыр аша туган телебезне яратырга өйрәтәбез
Конкурста катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар (солистлар, дуэтлар, вокаль ансамбльләр) чакырыла. Фестиваль быел 28 февральдән 3 мартка кадәр Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Сандугач» бәйгесе – белем бирү мәйданчыгы»
«Безнең бәйге – башкару осталыгы фестивале генә түгел, гадәти бәйгеләрдә балалар үзләренең кыюлыгын һәм тавышының матурлыгын да күрсәтә. «Сандугач» – белем бирү мәйданчыгы, анда жюри әгъзалары үз тәкъдимнәрен җиткерә, төрле остаханәләр үткәрелә», – дип сөйләде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.
12 ел дәвамында бәйгедә Россиянең 55 төбәгеннән 22 меңгә якын кеше катнашкан. Роза Әхмәдиева сүзләренчә, бәйгедә катнашучылар алга таба Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә ала.
«Безнең республикада вокал осталыгы буенча системалы эш алып барыла. Винера Ганиева җитәкчелегендә бу бәйгедә балалар да, яшүсмерләр һәм өлкән буын да бик теләп катнаша. Моннан тыш, бәйгенең лауреатлары безнең институтка укырга да килә. Һәр җырчы остаз, педагог була алмый. Винера Әхәтовнада җитәкчегә хас сыйфатлар да көчле. Ул җитәкләгән кафедра – тел, мәдәниятне саклаучы мәктәп», – дип белдерде ректор.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бәйге дөньякүләм дәрәҗәгә чыкты»
Винера Ганиева журналистларны әлеге бәйгенең барлыкка килү тарихы белән дә таныштырды.
«Яшь вакытта бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Шул вакытта үземә максат куйган идем – «Мин дә кайчан да булса, берәр бәйге оештырырмын», - дип уйладым. Аны оештырыр алдыннан бик зур тәҗрибә тупладым, мин инде 45 ел опера һәм балет театрында хезмәт куям, инде 30 ел Казан дәүләт мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасын җитәклим. Әлеге хыялым тормышка ашканга мин бик шат. Без ел саен тырышабыз, башта бәйге Россия күләмендә узса, хәзер дөньякүләм дәрәҗәгә чыкты, бик күп чит илләр кызыксына. Россиянең барлык төбәкләре катнаша, дөньяда сибелеп яшәүче милләттәшләребез бик актив», – дип искәртеп узды җырчы Винера Ганиева.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бүгенге көндә төрле фестивальләр, бәйгеләр бик кирәк, аларның әһәмияте зур. Телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләре катгый торганда, мондый чаралар еш узарга тиеш. Җыр кешеләргә эмоциональ яктан бик зур тәэсир ясый. Без мондый бәйгеләр белән бик зур тәрбия эше алып барабыз – балалар, олылар катнаша. Җыр аша туган ягыбызны, телебезне яратырга өйрәтәбез», – дип сөйләде ул.
«Балалар үз яшьләренә туры килә торган җырларны сайласа иде»
Татарстанның халык артисты, бәйгенең жюри әгъзасы җырчы Алинә Шәрипҗанова конкурста катнашучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
«Катнашучыларга теләгем бер – үзегезнең башкаруыгыздан ләззәт алыгыз. Әлбәттә, сәхнәдә үз-үзегезне дөрес тоту, дөрес киенү, кәеф тә бик мөһим. Репертуарны да дөрес сайларга кирәк. Балалар үз яшьләренә туры килә торган җырларны сайласа иде. Мондый бәйгеләрдә катнашу җырчыларны чыныктыра. Бик күп бәйгедә катнашучылар, соңрак безнең студентларга әвереләләр. Бу да бик мөһим, чөнки безнең студентларыбыз дөнья буйлап таралган. Алар дөньяның төрле почмакларында яши һәм татар мәдәниятен популярлаштыра», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бәйгедә катнашучылар академик, эстрада вокалы, халыкчан башкару, остаз һәм укучы номинацияләрендә көч сынашачак. Үзешчән башкаручылар да, профессионаллар, коллективлар да катнаша ала. Әлегә оештыручылар катнашу өчен 850 гариза кабул иткән. Гаризалар кабул итү 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк.