Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Өмет» газетасы: Акчуриннар нәселе – милләтебез горурлыгы

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Акчуриннар нәселе – милләтебез горурлыгы» дигән язмасы чыкты.

«Ульяновскиның «Сембер сәүдәгәрлеге» музеенда «Сәүдәгәр Акчуриннар династиясе. Чорлар һәм язмышлар» дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә эшләп килә. Татар эшмәкәрләрен берләштерүче «Сембер» клубы үзенең чираттагы утырышын әлеге музейханәдә уздырды.

Акчуриннар – 19 нчы гасырның икенче яртысы һәм 20 нче гасыр башында Сембер яклары, Идел буе һәм Урал төбәгенең танылган сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары. Зөя Башы приказының Алексеевка авылында гомер кичергән хәлле крәстиән Шәфи (Сафа) ага Акчурин әлеге данлыклы нәселнең чишмә башында тора. Ул тирә-як авыллардан җыйган сарык йонын постау – сукно ясаучыларга сатып мал туплый. Аннары өлкән улы Абдулла әтисенең кәсебен уңышлы дәвам итеп, сәүдәнең масштабын сизелерлек дәрәҗәдә киңәйтүгә ирешә. 19 нчы гасыр уртасында Абдулланың уллары Курамша, Сөләйман, Яхъя һәм Ильяс сукно эшләп чыгаруга чынлап торып алынып, 1 нче гильдияле сәүдәгәр дәрәҗәсенә күтәреләләр.

Сембер губернасы территориясендә бертуган Акчуриннарның дүрт зур сукно фабрикасы була. Һәрбер фабрика карамагында алар хастаханә, ясли, китапханә һәм хәтта клуб та ачып җибәрәләр. Клубка йөрүчеләр бильярд, шашка, шахмат һәм домино уйнаганнар. Ә драма түгәрәкләре спектакльләрне ике телдә – татарча һәм русча куйган.

Акчуриннар төбәгебездә Ислам дине үсешенә дә зур өлеш кертә. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән Сембер каласының Лосевая урамында (хәзер – Федерация урамы) беренче таш мәчет калкып чыга. Фабрикалары эшләп килгән авылларда да бер-бер артлы мәчетләр салдыралар. Ә төрле милләт кешеләре яшәгән бистәләрдә алар ярдәмендә православие храмнары пәйда була.

Сәүдәгәр Акчуриннар Сембер губернасында һәм күрше төбәкләрдәге татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләрен тотуга хәләл малларын һич тә кызганмыйлар. Ә хәләл җефетләре, кызлары һәм киленнәре кыз балалар уку йортларын борчыган проблемалар белән шөгыльләнә.

Акчуриннар нәселеннән күп данлыклы шәхесләр – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, әдәбият әһелләре, журналистлар, рәссамнар, археологлар, сәнәгать, икътисад һәм мәдәният белгечләре чыккан.

Өлкә губернаторының тышкы икътисад мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов белдерүенчә, унтугызынчы гасыр ахырында Россия армиясен киендерү өчен кирәкле булган шинельләрнең 80 проценты Акчуриннар фабрикаларында җитештерелүче югары сыйфатлы сукнодан эшләнгән.

«Сембер» бизнес-клубы активистларын Акчуриннар династиясенә багышланган күргәзмә белән музей директоры Елена Садовник таныштырды.

«Шәһәребездә беренче тапкыр Зөя Башы бистәсенең Советлар Союзы Герое Х.С.Богданов исемендәге урта мәктәбе музее ярдәмендә оештырылган уникаль күргәзмәдә Акчуриннар нәселенең олы ядкарьгә тиң әйберләре урын алды. Мәсәлән, зур язу өстәле һәм язу әсбаплары, өй җиһазлары, кулдан язылган Коръән китабы, сәүдәгәрләр фабрикасында кулланылган фонарь күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Бай эчтәлекле экспозиция Россия һәм Төркия тарихында тирән эз калдырган данлыклы сәүдәгәрләр гаиләсенең үткәне белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә»,- диде Елена Садовник.

«Сембер» оешмасы җитәкчесе Эльмира Алиакберова әйтүенчә, фабрикант, меценат һәм хәйрияче Тимербулат Акчуринның – 200 еллыгына, аның улы, гаилә кәсебен дәвам иттерүче Хәсән Акчуринның 160 еллыгына багышланган әлеге күргәзмә – «В.И.Ленинның туган ягы» дәүләт тарихи музей-тыюлыгы, Ульяновск өлкә дәүләт архивы, Барыш районы Зөя Башы урта мәктәбе, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Мой бизнес» оешмасы белән «Сембер» бизнес-клубының уртак проекты. Безнең оешма татар сәүдәгәрләренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның тарихи һәм рухи мирасын саклап калу буенча максатчан эш алып бара, диде Эльмира Рамил кызы.

Ульяновск өлкәсе яшьләр хөкүмәтенең мәгариф һәм фән министры, 15 нче урта мәктәп директоры урынбасары, Зөя Башы урта мәктәбе музееның элеккеге директоры Тимур Сорокин сәүдәгәр Акчуриннар нәселенең тарихи мирасын саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләсен күтәрде.

«Әлеге күргәзмәдә лаеклы урын алган кулдан язылган Коръән китабы берничә ел элек кенә әле бик тә аяныч хәлдә иде. Өлкә дәүләт архивы белгечләре ярдәмендә без аны яңарту – реставрацияләү бәхетенә ирештек. Хәзер инде Акчуриннарның зур көзгесе, шкафы белән затлы диваны Зөя Башы бистәсенең элеккеге клубы бинасында ташландык хәлдә яталар. Шкаф белән диванны алып чыгар өчен стенаны сүтәргә кирәк. Диварны җимереп, алып чыкканнан соң, без аларны кая куярбыз икән соң? Зөя Башы мәктәбе музеенда бу җиһазларны сыйдырырлык урын юк. Акчуриннарның йортлары шулай ук ташландык хәлдә. Бер йортлары күптән түгел генә бөтенләй янып китте. Менә шушы мөһим мәсьәләне чишү юлларын бергәләп эзлик»,- диде Тимур Сорокин, тирән борчылуын белдереп.

«Сембер» клубының актив әгъзалары, танылган меценатлар Марат Якупов, Руслан Кантемиров һәм Расих Гатауллин Ульяновскиның Федерация урамындагы Акчуриннар йортын халыкка кайтарып, Сембер татар сәүдәгәрләре музеен ачып җибәрергә тәкъдим иттеләр. Акчуриннар династиясенең шәхси әйберләре дә шунда урын алыр иде, диде химаячеләр.

Илебез экономикасын һәм оборонага сәләтен үстергән, мәчетләр төзеткән һәм мәдрәсәләр тоткан шушы мәшһүр шәхесләрне онытырга, аларның рухи мирасы юкка чыгуына күз йомарга, битараф булып калырга хакыбыз бармы? 2015 елда Ульяновскида һәм Зөя Башында сәүдәгәр Акчуриннарга багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференциясенең резолюциясендә фабрикантларның йортларын торгызу, исемнәрен мәңгеләштерү кирәклеге хакында акка кара белән язылган иде бит. Казан галимнәре белән Акчуриннар нәселе дәвамчыларының тәкъдимнәре кәгазьдә генә калган булып чыга түгелме соң? Бәлки, хәзер Акчуриннар мирасын саклап калуга җиң сызганып алынучылар табылыр... Татар милләтеннән булган, үзләрен мөселман итеп санаган байларыбыз байтак бит.

Акчуриннар династиясенә багышланган күргәзмә «Сембер сәүдәгәрлеге» музеенда агымдагы елның августына кадәр эшли. Музейханәгә килеп, экспозицияләр белән танышсагыз, һичшиксез, соклану һәм горурлык хисе кичерерсез. Акчуриннар китапханәсенең бер өлеше Ульяновскиның Китаплар сараенда – өлкә фәнни китапханәсендә саклана. 34 китап арасында чит телләрдә басылып чыккан Коръән китаплары да бар. Ә Татар мәдәният үзәгендә зыялы вә затлы Акчуриннарның тагын бер ядкаре – югары сәнгатькә тартылучы кызлары уйнаган пианино урын алган. Вакыт табып, гасыр серләрен кадерләп саклаучы китаплар белән пианиноны да барып күрегез! Әлеге ядкарьләр –сәүдәгәр Акчуриннар безнең буынга тапшырып калдырган рухи мирас».

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net