Бүген Казандагы муниципаль парковкалар 23 Февраль уңаеннан бушлай эшләячәк
Бүген, 23 февральдә, Казан халкы һәм кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итте Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.
Транспорт комитеты машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорый. Машиналарны «Тукталу тыела» һәм «Машинаны калдыру тыела» билгеләре янында куеп калдыру, шулай ук чыгу юлларын ябу һәм хәрәкәттә катнашучы башка кешеләргә комачаулау тыела. Хокук бозган өчен элеккечә штрафлар һәм автомобильләрне эвакуацияләү яный.
Исегезгә төшерик, муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли.