Татарстанда бераз карлы һәм -9 градуслы һава торышы фаразлана
Татарстанда 23 февральдә болытлы һава торышы урнашачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә көчле явым-төшем булмаячак, көндез урыны белән бераз кар явачак.
Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән төнлә секундына 15-17 метр, көндез секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә минималь температура -11..-16 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көнчыгышында аязганда термометр баганалары -24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -4..-9 градус көтелә.
Юлларда бозлавык саклана.