Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Һаваның максималь температурасы -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.