Әлфия Когогина махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китерде
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус операция зонасындагы хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк тапшырды. Чираттагы гуманитар конвой истәлекле датага – беренче КАМАЗ автомобиле эшләп чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган.
«Һәр гуманитар йөк турыдан-туры полк командирларының үтенече, егетләрнең үзләре һәм хәрби частьларның ихтыяҗлары буенча әзерләнгән», - дип билгеләп үтте Когогина.
Гуманитар конвой составына 8 автомобиль, радиоэлектрон көрәш системалары, квадрокоптерлар, автозапчастьләр һәм тәгәрмәчләр, металл һәм төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, йоклау капчыклары, окоп шәмнәре, шулай ук егетләрнең туганнары һәм якыннарыннан посылкалар һәм хатлар, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүләкләр кергән. 82 миллион сумлык йөкнең гомуми авырлыгы105 тоннадан артып китә.
«Геройларыбыз барлык якташларга, бигрәк тә «КАМАЗ» заводында эшләүчеләргә, Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Тукай районнары халкына зур сәламнәрен җиткерде! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, «Ростех» башлыгы Сергей Чемезовка һәм, әлбәттә, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенә даими кайгыртучанлыгы һәм игътибары өчен аерым рәхмәт!» - диде Когогина.
Махсус операция башланганнан бирле Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясе, Халык фронты, Татарстан эшмәкәрләре белән берлектә махсус хәрби операция зонасына һәм чик буе төбәкләренә даими нигездә гуманитар ярдәм оештыра һәм аны шәхсән үзе тапшыра.