Бүген Сарман районында «Илһам чишмәсе» бәйгесе узды
Бүген Сарман районы җирлегендә «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы узды. Сайлап алу туры Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә үткәрелә. Җиңүчеләр Сарман мәдәният йортында үткәрелгән гала-концертта чыгыш ясый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең беренче этабы 27 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессында үткән иде. Анда мәртәбәле жюри әгъзалары җыелып, конкурска килгән язмаларны тыңлады һәм бәяләде. Аннан узган конкурсантлар икенче этапта катнаша. Быел әлеге бәйгедә 7 төбәк һәм 24 район катнашты. 100дән артык гариза килгән иде. Чит илләрдән – Германия һәм Казахстаннан да катнашучылар бар.
«Илһам чишмәсе» исемендәге VI Төбәкара җыр бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды.
Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г.Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г.Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.
Бурычлары: яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш, җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру; җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү.