Татарстанда биш сәгатькә якын «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды
Татарстан территориясендә бүген төнлә яңадан «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде. Тиешле мәгълүмат гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 2.45 тә барлыкка килде.
Режим биш сәгатькә якын гамәлдә булды.
Моңа кадәр соңгы тапкыр пилотсыз куркыныч режимы төбәктә кичә, 19 февральдә кертелгән иде. Ул республика территориясендә ун сәгатькә якын гамәлдә булды.