Зәйдә йөк төягеч машинаның йөртүчесе суд каршына басачак
Зәйдә бер предприятиенең 59 яшьлек хезмәткәренә карата кузгатылган җинаять эшен судка тапшырдылар. Йөк төягеч машинаның йөртүчесе булып эшләгән хатын-кыз куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда гаепләнә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерү версиясе буенча, 28 майда, йөк төягеч машинада артка таба хәрәкәт иткәндә ул эшчене бәрдергән, нәтиҗәдә ир-атның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Җинаять эше расланган гаепләү бәяләмәсе белән судка тапшырылган.