Казан халкын 22 февральдә Бауман урамында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтәргә чакыралар
Якшәмбе, 22 февральдә, Бауман урамында Бауман урамының иҗтимагый префектурасы оештырган Май чабу бәйрәмнәре узачак. Бәйрәм алтынчы мәртәбә уздырылачак. Программада: артистлар чыгышлары, конкурслар, әйлән-бәйлән уйнау. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп мәйданчык Матбугат йорты янәшәсендә (Бауман ур., 19) ачылачак. Биредә артистларның чыгышлары, төрле яшьтәге кунаклар өчен конкурслар, әйлән-бәйлән һәм интерактивлар белән мәдәни программа планлаштырылган. Тәм-томнар белән мәйданчык аерым эшләячәк: кунакларга бушлай төрле коймак сыйлары тәкъдим итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Май чабу бәйрәмнәре шәһәрнең барлык районнарында 20–22 февраль көннәрендә узачак. Чараларны 20 февральдә Иске Татар бистәсендә узачак «Коймак бәйрәме» - «Праздник блинов» программасы ача.